Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Татнефть»нең 75 еллыгына багышланган сквер ачылды

Сквер территориясендә җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен уңайлы юллар бар.

Шәһәр көнендә Түбән Камада Вахитов проспектында «Татнефть»нең 75 еллыгы скверы ачылды.

Яңа иҗтимагый киңлек берничә ай эчендә барлыкка килгән. Аның мәйданы якынча 27 мең квадрат метр тәшкил итә.

Скверны төзекләндерүгә 1 млн сум чамасы акча тотылган, ә шимбә көнне бәйрәмдә яңа скверда яшь агачлар утыртылган. Скверны ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев катнашты.

«Татнефть» нең 75 еллыгы скверы төзелеше уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру Федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Эшләрне финанслау 81 млн сум тәшкил иткән. Сквер территориясендә җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен уңайлы юллар бар. Биредә эскәмияләр һәм урналар, шулай ук яктырткычлар урнаштырылган. Шулай ук велопарковка барлыкка киләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев