Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлаулар уза

Сайлау участоклары 20:00 дә ябылачак.

Түбән Камада 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен, бишенче чакырылыш шәһәр советы депутатларын сайлаулар уза. Түбән Кама районының авыл торак пунктларында яшәүчеләр авыл советлары депутатларын сайлыйлар, шулардан район советы төзеләчәк.

Шәһәрдә 84 участок эшли. 167 350 сайлаучы теркәлгән.

Авыл җирлекләрендә 33 сайлау участогы ачылды, сайлаучылар саны — 27 961.

Стационар дәвалануда булган пациентлар хастаханәләрдә ике вакытлы сайлау участогында тавыш бирә ала.

Кайбер сайлау участокларында теләүчеләр флюорография уза, прививка ясата, күзләрен тикшертә һәм профильле табибтан консультация ала ала.

Тавыш бирү участокларында җирле артистлар һәм коллективлар чыгыш ясый, мастер-класслар үткәрелә. Шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ярминкәләре дә эшли.

Параллель рәвештә үз советына кандидатлар өчен тавыш бирүне «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары үткәрә.

Сәламәтлеге торышы буенча сайлау участогына мөстәкыйль рәвештә килә алмаучыларга сайлау комиссиясе хезмәткәрләре күчмә урналар белән өйләренә баралар.

Бүген Түбән Камада җәмәгать транспортында: автобусларда һәм трамвайларда бушлай йөреп була. Республика призлары уйнатуга өстәп, район сайлаучылары арасында кыйммәтле призлар белән муниципаль фотоконкурс оештырылды.

Сайлау участоклары 20:00 дә ябылачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча төш вакытына сайлаучыларның гомуми саныннан 34,5 проценты тавыш биргән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев