Түбән Камада Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлау башланды
Сайлау участоклары 20 сәгатькә кадәр эшли.
Татарстанда 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлаулар старт алды. Түбән Камада һәм Түбән Кама муниципаль районында авыл җирлекләрендә 7:00 сәгатьтә 117 сайлау участогы ачылды. Алар 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Шәһәрдә 84 участок эшли, 2 вакытлыча участок хастаханәләрдә урнашкан. 167 350 сайлаучы теркәлгән. Авыл җирлекләрендә 33 сайлау участогы бар, сайлаучылар саны — 27 961.
ТР Рәисен сайлауларда дүрт кандидат теркәлгән: «Бердәм Россия»дән республиканың хәзерге башлыгы Рөстәм Миңнеханов, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»ннән Виталий Смирнов, ЛДПРның Татарстан бүлеге координаторы Руслан Йосыпов һәм КПРФның төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов.
Түбән Кама халкы бүген республика башлыгыннан тыш шәһәр Советы депутатларын да сайлаячак, ә районда сайлаучылар авыл җирлекләре советлары депутатлары өчен дә тавыш бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, бүген җәмәгать транспортында йөрү бушлай.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев