Түбән Камада суыткыч шкафлар җитештерү заводын эшләтеп җибәрәчәкләр
200 яңа эш урыны булдырылачак.
«Совитал» компаниясе «Түбән Кама» сәнәгать паркы резиденты булачак һәм пыялалы профессиональ суыткыч шкафлар җитештерүне башлап җибәрәчәк.
Проектны Татарстан икътисад министры рәислегендәге комиссия хуплады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
«Совитал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитештерүгә 890 млн сум тотарга ниятли. 200 яңа эш урыны булдырылачак.
Июнь башында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «Муниципаль сәгать» проектында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, предприятиедә эшләтеп җибәрү эшләре 2025 елга, проект куәтенә тулысынча чыгу 2026 елга планлаштырылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев