Түбән Камада салкында өшегән бер кешене хастаханәгә китергәннәр
Тагын 106 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы узган атнада 1,1 мең тапкыр кешеләрне коткарырга чыккан.
Бу вакыт эчендә юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше зыян күргән, биш кеше пешкән. Бер пациент кабул итү-диагностика бүлегенә салкында өшеп китерелгән. Тагын 106 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
Моннан тыш, респиратор авыру билгеләренә табибларга 102 кеше зарланган. Инфаркт белән 15 пациент кабул итү бүлмәсенә китерелгән, 18 кеше инсульт белән хастаханәгә озатылган.
Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хастаханәгә 724 пациент китергән, аларның 247се хастаханәгә озатылган, калганнарына кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев