Түбән Камада Шәһәр көнендә трамвайларның йөрү вакыты озайтыла
Бу хакта «Горэлектротранспорт» үз сайтында хәбәр итә.
Шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан 20 сентябрьдә Түбән Камада трамвайларның йөрү вакыты озайтыла. Бу хакта «Горэлектротранспорт» үз сайтында хәбәр итә.
2 нче маршрутның соңгы рейсы деподан 22:41 сәгатьтә, «Красный Ключ» тукталышыннан — 23:14 сәгатьтә китәчәк. Депога килү — 23:45.
6 нчы маршрутның соңгы рейсы деподан 22:04 сәгатьтә, «Лесная» тукталышыннан — 22:31 сәгатьтә чыгачак. Депога килү — 22:54.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев