Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Шәһәр көнен бәйрәм итү көне һәм урыны билгеле булды

Түбән Кама халкы тавыш бирү барышында шәһәр көнен үткәрү өчен мәйданчык сайлады.

Тавыш бирү Радмир Беляевның телеграм-каналында, шулай ук шәһәр башкарма комитетының социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә уздырылды.

Бәйрәмне үткәрү өчен урыннарның ике варианты тәкъдим ителде — бу «Манзара» сәүдә үзәге янындагы мәйдан һәм «Нефтехимиклар» паркы. Шулай ук шәһәр кешеләре бәйрәмне мәйданда үткәрергә дип тә тәкъдим итте.

«Сезнең белән тулысынча килешәм, бу традицион мәйданчык күп параметрлар буенча туры килә. Әмма халыкка максималь уңайлы булсын өчен анда төпле әзерлек, үзгәртеп кору таләп ителә. Шуңа күрә киләсе елда әлеге мәйданчык мондый вакыйганы уздыру өчен яраклы булыр һәм шәһәрнең юбилей көнендә без нәкъ менә шунда очрашырбыз дип уйлыйм», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән ике варианттан «Манзара» сәүдә үзәге янындагы мәйданчык сайланды. 

Бәйрәм 20 сентябрьдә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев