Түбән Камада Сабантуйның кайчан узачагы билгеле булды
Шәһәр халкы өчен бай эчтәлекле программа әзерләнә.
Быел Түбән Камада Сабантуй 7 июньдә узачак.
Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев үзенең Telegram-каналында хәбәр иткәнчә, шәһәр халкы өчен бай эчтәлекле программа әзерләнә.
Традицион уеннар һәм ярышлардан тыш, техника күргәзмәсе, предприятиеләрне тәкъдир итү, театральләштерелгән тамашалар планлаштырыла. Кунакларның иминлегенә һәм уңайлылыгына аерым игътибар биреләчәк.
Федераль Сабантуй 14 июньдә Якутиядә узачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев