Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Сабантуйның кайчан узачагы билгеле булды

Шәһәр халкы өчен бай эчтәлекле программа әзерләнә.

Быел Түбән Камада Сабантуй 7 июньдә узачак.

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев үзенең Telegram-каналында хәбәр иткәнчә, шәһәр халкы өчен бай эчтәлекле программа әзерләнә.

Традицион уеннар һәм ярышлардан тыш, техника күргәзмәсе, предприятиеләрне тәкъдир итү, театральләштерелгән тамашалар планлаштырыла. Кунакларның иминлегенә һәм уңайлылыгына аерым игътибар биреләчәк.

Федераль Сабантуй 14 июньдә Якутиядә узачак.

«Безнең алда җитди һәм бик җаваплы бурыч — татар мәдәниятен бөтенроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итү тора», — дип ачыклык кертте Беляев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев