Түбән Камада прокуратура бинасына капиталь ремонт ясалачак
Аны 2026 елның маена тәмамларга планлаштыралар.
Түбән Кама шәһәр прокуратурасы бинасына капиталь ремонт ясалачак. Республика ярдәме белән эшкә 184 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Бу хакта НТР 24 телеканалына Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм архитектура буенча урынбасары Рафаэль Игтисамов сөйләде.
«Барлык эчке бүлмәләрне бизәү, түбәләрне алыштыру, фасадны ремонтлау һәм буяу, җиһазлар, инвентарь белән җиһазлау, инженер системаларын алыштыру күздә тотыла», — дип хәбәр итте Игтисамов.
Җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системаларын алыштыру инде башланды, диде ул.
Капиталь ремонтны тәмамлау 2026 елның маена билгеләнгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев