Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада подъездларны ремонтлау дәвам итә

Ремонт нәтиҗәсендә почта тартмалары, мәгълүмат стендлары, ишекләр, култыксалар яңартыла.

Түбән Камада Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 10 нчы йортның фасады капиталь ремонтланган. Биредә яңа ишекләр, акыллы домофоннар куйдылар, подъездлар өстендә аншлаг һәм вывескаларны алыштырдылар.

Быел ремонт подъездларга да барып җитте. Аларның барысы да диярлек яңартылган. Хәзерге вакытта малярлар алтынчы подъездда эшли. Озакламый буяу эшләренә керешәчәкләр.

Ремонт нәтиҗәсендә почта тартмалары, мәгълүмат стендлары, ишекләр, култыксалар яңартыла. Ишегалдын, подъездны матурлауга, уңайлыклар булдыруга биредә яшәүчеләр үзләре дә көч куя. Мәсәлән, алар үз акчаларына подъездларда москит челтәрләре куйган, баскычта гирляндалар урнаштырганнар. Ишегалдында шулай ук уңайлы велопарковка бар.

Уртак тырышлык нәтиҗәсендә бүген Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 10 нчы йорт ишегалды Түбән Камада иң үрнәк йортларның берсе булып тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев