Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада патриотик тәрбия буенча координация советы киңәшмәсе булды

«Минем урам» проекты кысаларында мәктәп укучыларын җәлеп итәргә, ә иң яхшы эшләрне Түбән Каманың юбилеена багышланган китапта бастырып чыгарырга планлаштыралар.

Яшьләр тарихны, үз геройларын, эшлекле кешеләрне белергә тиеш — нәкъ менә шушы аспектлар турында патриотик тәрбия буенча координация советында фикер алыштылар. Бу эшкә балаларны гына түгел, бөтен гаиләләрне дә җәлеп итәргә кирәк, ди совет әгъзалары.

Үсеп килүче буында тикшеренү эшенә кызыксыну тәрбияләү мөһим, чөнки нәкъ менә шундый чаралар барышында бик күп кызыклы әйберләргә тап булырга мөмкин.

«Минем урам» проекты кысаларында мәктәп укучыларын җәлеп итәргә, ә иң яхшы эшләрне Түбән Каманың юбилеена багышланган китапта бастырып чыгарырга планлаштыралар. Бу эш белән мәгариф учреждениеләре кысаларыннан тыш та шөгыльләнү мөһим. Шәһәрне төзүчеләр, монда эшләгән кешеләр, урамнар һәм проспектларның кемнәр хөрмәтенә аталган булуы турында барлык дәрәҗәләрдә сөйләргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев