Түбән Камада ОРВИ белән авыручылар саны артты
Сентябрьдә чакырулар саны шулай ук көненә 100 гә кадәр арткан. Мисал өчен, августта бу сан 25 процентка кимрәк булган.
Кагыйдә буларак, сентябрьдә балалар арасында респиратор салкын тию авыруларының сезонлы үсеше күзәтелә.
«Мөрәҗәгать итүчеләр югары температурага, хәлсезлеккә, йөткерү, томау төшү, тамак авыртуга зарлана. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Моның өчен ашыгыч ярдәм кабинеты бар», — дип сөйләде 1 нче балалар поликлиникасы фельдшеры Ләйсән Нугуманова.
Шулай ук әгәр баланың температурасы югары булса, табибны өйгә чакырырга мөмкин. Сентябрьдә чакырулар саны шулай ук көненә 100 гә кадәр арткан. Мисал өчен, августта бу сан 25 процентка кимрәк булган.
«Барысы да яллардан кайтты, балалар бакчага, мәктәпкә, түгәрәкләргә йөри башлады, авырулар да артты», — дип аңлатты Түбән Каманың перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсенең 1 нче поликлиникасы мөдире Ольга Митина.
Табиблар югары температура булганда үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш итә, шулай ук гриппка каршы прививкалар ясатуның мөһимлеген искә төшерәләр. Балаларга аларны балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә үзәкләштереп ясыйлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев