Түбән Камада «Өченче буын университеты»ның юбилей сезоны старт алды
Университетта беренче дәресләр 13 октябрьдә башлана.
Түбән Камада «Өченче буын Университеты» яңа уку елын ачып җибәрде.
Быел университетның юбилейлы, унбишенче сезоны старт ала. Бирелгән гаризалар саны рекордлы булып чыкты — пенсия яшендәге 1,6 меңнән артык кеше яңаны танып белергә теләк белдерде.
«Бездә тугыз юнәлеш; без аларның санын арттырмыйбыз, ә һәр факультет кысаларында мөмкинлекләрне киңәйтәбез. Мәсәлән, «Сәламәт яшәү рәвеше» факультетында гомуми физик әзерлек, скандинавия йөреше, йөзү һәм цигун кебек юнәлешләр бар. Ягъни, асылда, һәр тыңлаучы бу төркемнәргә йөри ала», — дип сөйләде «Өченче буын университеты» җитәкчесе Людмила Топаева.
Студентларны уку башлану һәм өлкәннәр көне белән котларга хөрмәтле кунаклар килде. Түбән Кама мэры Радмир Беляев үзенең чыгышында аларның энергиясе һәм актив тормыш позициясе яшь шәһәрлеләр өчен үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте.
«Теләсә нинди дөнья, ил, төбәк, республика, шәһәр буыннар алмашыну чылбыры булганда, яшьләр үзләренең өлкәннәренә карап: «Менә, мин алар кебек булырга телим», — дип әйтә алган вакытта көчле», — дип ассызыклады РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов.
Быел Түбән Камада 40 студент төркеме оештырылган, тагын 14е — Кама Аланында. Университетта беренче дәресләр 13 октябрьдә башлана. Алар төрле мәйданчыкларда, шул исәптән уку йортлары аудиторияләрендә узачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев