Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада МХО сугышчыларына ярдәм итүгә багышланган телемарафон узачак

Туры эфир 4 сәгать барачак. Телемарафон 10:30 сәгатьтә башлана һәм кичке 8 сәгатьтә тәмамлана.

Исегезгә төшерәбез, 4 августта, дүшәмбе көнне, НТР каналында махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм йөзеннән телемарафон узачак.

Акциянең инициаторлары армия туганлыгы һәм Донбасс иреклеләре берлеге булды. Идеяне Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев хуплады. НТР медиахолдингы телемарафонга актив әзерләнә.

«Түбән Кама — без бергә» исемле марафон киләсе атна башында ук старт ала. Туры эфирлар, репортажлар һәм шәһәрнең төрле нокталарыннан интервьюлар — боларның барысын да НТР 24 тамашачылары телемарафон кысаларында күрә алачак.

Көне буе туры эфирда без махсус операциядә катнашучы түбәнкамалылар, чын патриотизм һәм волонтерларның мөһим эше турында сөйләячәкбез. Безнең студия кунаклары Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, армия туганлыгы һәм Донбасс иреклеләре берлеге вәкилләре, активист волонтерлар һәм башкалар булачак. Шулай ук марафонда республика әһәмиятендәге экспертлар да катнашачак.

Атна саен диярлек СВО зонасына Түбән Камадан тонналап гуманитар йөк җибәрелә. Ләкин фронтта ихтыяҗ зур, ярдәм бик тиз сарыф ителә. Тырышлыкларыбызны берләштереп кенә без яклаучыларыбыз өчен күбрәк эшли алачакбыз. Һәркем үз өлешен кертә һәм шуның белән фронт өчен ышанычлы тыл була ала.

Туры эфир 4 сәгать барачак. Телемарафон 10:30 сәгатьтә башлана һәм кичке 8 сәгатьтә тәмамлана.

Безнең марафонга НТР 24 телеканалында һәм безнең социаль челтәрләрдә кушылырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев