Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада мотоцикл белән идарә итүче яшүсмерне тоткарлаганнар

Җаваплыларга 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Түбән Кама урамнарының берсендә 4 сентябрьдә мотоцикл руле артында 2009 елгы яшүсмер йөргән.

Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында яшүсмернең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмавы ачыкланган. Аңа административ материал төзелә.

Шулай ук транспорт чарасын идарә итү хокукы булмаган затка тапшыру факты буенча да тикшерү үткәрелә. Җаваплыларга 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

«Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга балигъ булмаганнарга транспорт чараларын тапшыруның ярамавы һәм аларның гамәлләрен катгый контрольдә тоту кирәклеге турында искә төшерә. Юлларда балалар иминлеге өчен җаваплылык, беренче чиратта, өлкәннәргә йөкләнә», — дип ассызыкладылар инспекторлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев