Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада математикадан БДИны 887 унберенче сыйныф укучысы тапшырган

Нәтиҗәләре 10 көн эчендә билгеле булачак.

Түбән Камада 27 майда 887 укучы математикадан БДИ тапшырды. Бу аттестат алу өчен кирәкле мәҗбүри имтиханнарның берсе. Аны үткәрү өчен шәһәрдә дүрт пункт эшләде. 

Математикадан БДИны унберенче сыйныф укучылары катлаулылыкның ике дәрәҗәсе буенча тапшырды. База фәнен урта белем турында аттестат алу өчен мәктәп укучылары, ә профильле фәнне — югары уку йортына укырга керергә ниятләүчеләр тапшыра.

База дәрәҗәсендәге биремнәрне үтәүгә 3 сәгать бирелә. Аттестат алу өчен кимендә өч балл җыярга кирәк. Профильле дәрәҗәгә 3 сәгать 55 минут бүленгән, үтү баллы — 100дән 27.

Математикадан БДИ нәтиҗәләре 10 көн эчендә билгеле булачак. Ә инде 29 һәм 30 майда укучыларны рус теле буенча белемнәрен тикшерү көтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев