Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада макулатура, пластик һәм алюминий кабул итү пунктлары ачылачак

Икенчел чималны 20 декабрьдә җыячаклар.

20 декабрьдә Түбән Каманың биш мәйданчыгында икенчел чимал җыю оештырыла. Бу хакта Балалар экология-биология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Кабул итү пунктлары оештырылачак:

  • 09:30-10:00, Красный Ключ бистәсендәге «Мирас» мәдәният йорты;
  • 10:15-10:45, «Бызов» базары янындагф парковка;
  • 11:00-11:30, «Ковер» үзәге (Мәктәп бульвары, 7/2);
  • 11:45-12:15, «Эссен» сәүдә үзәгенең Төзүчеләр проспектындагы парковкасы;
  • 12:30-13:00, «Сити Молл» сәүдә үзәгенең Химиклар проспектындагы парковкасы.

Түбәнкамалылар иске китапларны, ялтыравык журналларны, картон, газеталарны, кулланылган ак кәгазьне, пластик шешәләрне, алюминий банкаларны тапшыра ала. Макулатураны яхшылап төрергә кирәк. Пыяла савыт кабул ителми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев