Түбән Камада көзге чакырылыш башланды: 250 кеше армиягә китәчәк
Беренче җибәрү октябрь урталарында планлаштырыла.
Түбән Камада 1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш башланды. Традиция буенча беренче көнне беренче чакырылыш комиссиясе дә узды.
Көзге чакырылыш кысаларында Түбән Кама муниципаль районыннан армиягә 250гә якын кеше китәчәк. Беренче җибәрү октябрь урталарында планлаштырыла. Түбән Кама халкы күбесенчә Үзәк хәрби округта хезмәт итәчәк. Шулай ук военкомат хезмәткәрләре солдат-срочникларның махсус хәрби операциядә катнашмавын искә төшерә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев