Түбән Камада Корбан бәйрәмен ничек билгеләп үтәчәкләр — 6 июнь программасы
6 июньдә Түбән Кама мөселманнары Корбан бәйрәмен үткәрәчәк.
6:30 да шәһәр мәчетләрендә бәйрәм намазы яңгырый.
Иртәнге 9да шәһәрнең үзәк «Гаилә» паркында балалар һәм аларның ата-аналары өчен бәйрәм башлана.
Программада: «Ихлас» үзәге балаларының чыгышы, тарихи модельләштерү клубы, викторина, аниматорлар, химик шоу, китап күргәзмәсе, уен программалары, сабын куыклары тамашасы, атлар һәм понилар прокаты, кул эшләнмәләре ярминкәсе.
Шулай ук бәйрәм сәүдәсе оештырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев