Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада исем кушу тантанасында Солтановлар гаиләсенә автокресло тапшырдылар

ЗАГСта исем кушу тантанасы Бөтендөнья балалар көненә багышланган иде.

Түбән Кама гаиләсенә исем кушу тантанасында балалар автокреслосы бүләк иттеләр.

Солтановлар гаиләсендә — зур бәхет, шушы көннәрдә аларның гаиләсе тагын бер кешегә арткан. Күптән көтелгән кызларына Әминә дип исем кушканнар.

ЗАГСта исем кушу тантанасы Бөтендөнья балалар көненә багышланган иде. Солтановларга нәни Әминәнең беренче документын тапшырдылар. Бу истәлекле вакыйга белән гаиләне Түбән Кама районы буенча ДАИ бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов котлады.

«Балаларны транспорт чарасында йөрткәндә иң ышанычлысы булып автокресло санала. Без сезнең балаларыгызны кулда түгел, ә махсус утыргычларда йөртүегезне телибез», — диде Илдар Әхмәтҗанов, автокресло тапшырганда.

ГАИ хезмәткәрләре — ЗАГС идарәсендә еш кунак. Яшь ата-аналар белән эш «Игътибар, балалар» операциясе кысаларында алып барыла. Җәйге чорда контроль көчәя генә.

«Операция кысаларында питбайклар, мотоцикллар белән идарә итүче балигъ булмаганнарга контроль көчәйтелгән. Шуңа бәйле рәвештә, ата-аналарга, аларның рөхсәтеннән башка, куркыныч транспорт чаралары белән идарә итү мөмкинлеген булдырмаска киңәш итәбез», — дип ассызыклады Илдар Әхмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев