Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада йорт хайваннарын түләүсез стерильләштерү программасын яңарталар

Программа йортсыз хайваннар санын киметүгә юнәлдерелгән.

Түбән Камада йорт хайваннарын бушлай стерилизацияләү программасын яңартачаклар. Ул йортсыз хайваннар санын киметүгә юнәлдерелгән. Программа шәһәрдә 5 ел эшли. Узган ел гына да аның кысаларында ветеринарлар 338 мәче һәм 33 этне стерильләштергән.

Йорт хайваннарын түләүсез стерилизацияләүдән пенсионерлар, аз керемле гражданнар, волонтерлар һәм авыл җирлекләрендә прописка белән яшәүчеләр файдалана ала. Программа йортсыз хайваннар санын киметүгә юнәлдерелгән.

Хайванны түләүсез стерилизациягә яздыру өчен Ахтубинская урамы, 6а адресы буенча урнашкан ветеринария ярдәме фондына барырга кирәк. Үзең белән паспорт һәм хайванның кәгазьдә басылган ике төсле фотосурәтен алырга кирәк. Өлкәннәргә өстәмә рәвештә пенсия таныклыгы, ә аз керемлеләргә социаль яклау оешмасыннан статусны раслаучы белешмә тапшырырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев