Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада йорт хайваннарын бушлай стерильләштерү программасы яңадан эшли башланды

Ярдәм Ахтубинская урамы, 6а адресы буенча күрсәтелә.

Түбән Камада йорт хайваннарын бушлай стерильләштерү буенча муниципаль программа яңадан эшли башлады.

Программадан 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, пенсионерлар, аз керемле гражданнар, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, шулай ук йортсыз хайваннарга ярдәм фонды белән волонтерлык турында килешү төзегән волонтерлар файдалана ала.

Ярдәм Ахтубинская урамы, 6а адресы буенча күрсәтелә. Үзең белән паспорт, пенсия таныклыгы, социаль Фонд идарәсеннән белешмә булырга тиеш. Стерильләштерелергә тиешле хайванны үзегез белән кабул итүгә алырга кирәкми. Үзегез белән йорт хайванының кәгазьгә бастырылган ике фотосы булу да җитә. 

Операциягә язылу өч ветклиникада алып барыла: ветеринария ярдәме үзәгендә (Ахтубинская урамы, 6а); дәүләт ветеринария станциясендә (Спорт урамы, 12в); «Айболит» клиникасында (Төзүчеләр проспекты, 52А).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев