Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада ике көн дәвамында теле- һәм радиоканалларны трансляцияләүдә өзеклекләр булачак

Бу хакта «Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге» РТРС филиалы хәбәр итте.

Түбән Камада киләсе атнада радиотелевизион тапшыру үзәгендә планлы профилактика һәм ремонт эшләре үткәреләчәк. Бу хакта «Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге» РТРС филиалы хәбәр итте.

Шуңа бәйле рәвештә 16 һәм 17 июльдә иртәнге 8 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телевизион һәм радиопрограммаларны тапшыру вакытлыча туктатылачак.

Эшләр башкарылган чорда түбәндәге каналлар һәм радиостанцияләр эшендә өзеклекләр була:

ТНВ-Татарстан
Радио России
Радио Татарстана
Маяк
Вести ФМ
Болгар радиосы
DFM-Нижнекамск
Ике федераль мультиплекс (РТРС-1 һәм РТРС-2)

Күрсәтелгән теле — һәм радиоканалларны РТПЦдан кабул итүче Түбән Кама һәм Түбән Кама районында яшәүчеләрне үз вакытларын планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуны сорыйлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев