Түбән Камада идарәче компания хезмәткәренә бозлавык һәм пычрак өчен 105 мең сум штраф билгеләнгән
Җаваплы зат административ җаваплылыкка тартылган.
Түбән Камада «Әйбәт» торак идарәче компаниясенең контроль һәм сыйфат бүлеге башлыгына ике йортны тиешенчә карап тотмаган өчен штраф салынды: бу — Вахитов проспекты, 2 һәм Тынычлык проспекты, 30 йортлары.
Бу йортларда яшәүчеләр Татарстанның торак инспекциясенә күпсанлы шикаятьләр белән мөрәҗәгать иткәннәр.
Беренче адрес буенча йорт яны территориясен сыйфатсыз чистартканнар. Икенче адрес буенча хокук бозулар күбрәк булып чыга: подъездлар, ишегалды һәм контейнер мәйданчыгы җыештырылмаган; подъездда ватык тәрәзә булуы ачыкланган; чоланнарны сүткәннән соң ремонт ясалмаган; асылынып торучы чыбыклар һәм башкалар.
Шуңа бәйле рәвештә җаваплы зат РФ КоАП 14.1.3 маддәсенең 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган. Аңа 105 мең сум күләмендә штраф билгеләнде, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәтендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев