Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада яшәүче фельдшер мошенникларга ышанып, 100 мең сумнан артык акчасын югалткан

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Түбән Кама халкы мошенникларга ышанып, акчаларын югалтуны дәвам итә. Шулай, бер тәүлек эчендә генә дә биш шәһәр кешесе җинаятьчеләрнең корбаны булган.

Зыян күрүчеләрнең берсе — 47 яшьлек эшсез хатын-кыз. Билгесез затлар «инвестицияләр» сылтавы белән аның 580 мең сумнан артык акчасын үзләштергән.

Тагын бер корбан — 24 яшьлек кыз. Мошенниклар аның белән «инвестицияләрдә өстәмә акча эшләү» сылтавы белән тугыз көннән артык «эшләгән». Нәтиҗәдә, түбәнкамалы 275 мең сумнан артык акчасын югалткан.

46 яшьлек фельдшер да аферистларга ышанган. Ул «өстәмә хезмәт хакы» эшләү хәйләсенә тотылган һәм 105 мең сумнан артык акчасын югалткан.

Тагын бер зыян күрүче — 45 яшьлек ир-ат. Билгесез кеше үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм түбәнкамалыны якынча 200 мең сумга диярлек алдый.

23 яшьлек түбәнкамалы үз акчаларын саклап калу нияте белән җинаятьчеләргә 500 мең сумнан артык акчасын «бүләк итә».

Барлык фактлар буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эшләре кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев