Түбән Камада гриппка каршы вакцинация дәвам итә
Түбән Камада авыру таралуны киметү өчен 165 меңнән артык кешегә прививка ясатырга кирәк.
Түбән Камада гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Вакцинаның беренче партиясе үзәк район хастаханәсенә август аенда ук кайткан иде. Эпидемиологлар прививкаларны алдан, авыру сезоны башланганчы ясатырга киңәш итә.
Өлкән яшьтәге гражданнар, иң кечкенә пациентлар кебек үк, йогышлы авыруларга аеруча бирешүчән санала. Шуңа күрә халыкның нәкъ менә шушы категориясе алдан ук гриппка каршы прививка ясатырга, шуның белән үзләрен сакларга тырыша. Шулай ук авырлы хатын-кызлар һәм хроник авырулары булган кешеләр дә иң зур куркыныч астында.
Түбән Камада грипптан прививка ясату кампаниясе август башында ук башланып киткән иде. Белгечләр билгеләп үткәнчә, организм иммунитет эшләп чыгарырга өлгерсен өчен прививканы алдан ясату мөһим. Түбән Камада авыру таралуны киметү өчен 165 меңнән артык кешегә прививка ясатырга кирәк. Грипп — авыруның катлаулануы белән куркыныч. Табиблар әйтүенчә, профилактиканың иң ышанычлы ысулы — вакцинация. Процедура бушлай, Түбән Каманың ике поликлиникасында да вакциналар җитәрлек.
«Хәзерге вакытта без «Совигрип» вакцинасы белән прививка ясыйбыз. Вакцинаның өч компоненты бар. Бу ВОЗ киңәшләре белән каралган компонентлар. Алар ел саен үзгәрә. Бу эпидсезон өчен бу h1n1, h3n2 һәм b булачак. Алдан әзерлек таләп ителми, иң мөһиме, пациентта ОРВИ билгеләре булмасын, хроник һәм йогышлы авырулар кискенләшмәсен», — дип аңлатты НЦРМБ эпидемиологик мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева.
Оешкан коллективларда иммунитет формалаштыру өчен кешеләрнең кимендә 75 процентына прививка ясату кирәк. Аларга уңайлы булсын өчен, мобиль бригадаларны чакырырга мөмкин. Әгәр коллективта ким дигәндә 25 кеше прививка ясатырга теләк белдерсә, моны эш урынында эшләргә мөмкин булачак. Моның өчен 8 (8555) 32-10-97 һәм 32-18-64 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев