Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада ел башыннан 170 йортны «акыллы» домофоннар белән җиһазландырганнар

Гомумән алганда, мондый домофоннар шәһәрдәге 320 йортта куелган инде.

Түбән Камада «акыллы» домофоннарны кертү темплары шактый тизләнде. Ел башыннан бирле 170 күпфатирлы йорт җиһазландырылган, бу узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкырга артыграк.

Уртача бер атна эчендә дүрт йортны IP-домофоннар белән җиһазландыралар, дип хәбәр итә «Мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов. Гомумән алганда, мондый домофоннар шәһәрдәге 320 йортта куелган инде.

Проектның иң эре операторлары «Компьюсервис», «Таттелеком», «Бастион-Прикамье», «Дом».ру» һәм башка компанияләр.

Заманча IP-системаларга аналог домофоннарны модернизацияләү программасы Түбән Камада өченче ел гамәлгә ашырыла һәм, Максим Шаронов сүзләренчә, яңа җиһазларның уңайлылыгы һәм функциональлеге аркасында халыкның аны дәвам итүдә кызыксынуы күзәтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев