Түбән Камада дүрт кешедән торган хәрбиләр командасын хезмәт урынына озаттылар
Озату Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков катнашында узды.
Түбән Камада 29 сентябрьдә хәрби хезмәткәрләр төркемен Көньяк хәрби округы бүлекчәләренә озаттылар. Команда составында — контракт буенча 1 хәрби, һәм «БАРС» иреклеләр отрядларына кергән өч ирекле хезмәткәр.
Озату Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков катнашында узды. Булачак хәрбиләргә хәер-фатиха сүзләрен дин әһелләре исеменнән Александр Колчерин атакай һәм «Боевое братство» ветераннар оешмасының Түбән Кама бүлекчәсе сугышчылары җиткерде. Чарада юлга чыгучыларның туганнары да катнашты.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев