Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасы буенча 53 ишегалды ремонтлана
Бүгенге көнгә 21 ишегалдында юл эшләре тулысынча төгәлләнгән.
Түбән Камада ишегалды территорияләрен капиталь ремонтлау дәвам итә. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча шәһәрдә һәм районда гомуми мәйданы 159 мең кв. м булган 53 ишегалдын яңарту планлаштырыла.
Быел эшләр җылылык челтәрләрен һәм кайнар су белән тәэмин итү системаларын киң колачлы алмаштыру белән беррәттән алып барыла. Бүгенге көнгә 21 ишегалдында юл эшләре тулысынча төгәлләнгән. Кече архитектура формалары һәм балалар җиһазлары урнаштырыла, территория төзекләндерелә.
Түбән Каманың иң проблемалы участокларының берсе — Гагарин урамындагы 13,15 һәм 17 нче йортлар территориясе. Анда подряд оешмасы ремонтка узган атна ахырында ук кереште. Моңа кадәр «Татэнерго» компаниясе искергән җылылык һәм су белән тәэмин итү инженерлык челтәрләрен алыштыру буенча гаять зур эш башкарган иде.
Машина йөрү өлешен киңәйтү белән бергә, ул ишегалларында тротуарларны яңарту һәм парковка урыннарын арттыру планлаштырыла. Гомумән алганда, юл эшләрен август урталарына тәмамларга планлаштыралар. Алга таба инде икенче подряд оешмасы төзекләндерүгә һәм кече архитектура формаларын урнаштыруга керешәчәк.
Башка ишегалларында да ремонт дәвам итә. Яшьлек урамындагы бер подъездлы 6 нчы йорт һәм дүрт подъездлы 8 нче биш катлы йорт янында эшләрнең күп өлеше төгәлләнгән инде: тротуарлар яңартылган, яңа яктырту урнаштырылган. Ике йортка ремонт эшләренең гомуми мәйданы 6,5 мең кв. метр тәшкил итә. Бүген эшчеләр юл өслеген асфальт түшәүгә әзерләү белән шөгыльләнә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев