Түбән Камада беренче тапкыр «СөлгеФест» татарча чигү фестивале узачак
Бу масштаблы вакыйга шәһәрнең генә түгел, бөтен төбәкнең яңа мәдәни бренды булачак.
Түбән Каманың «Гаилә» паркында 18 июльдә татарча чигү традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга багышланган уникаль «СөлгеФест — Вышивай, любя» этномәдәни фестивале узачак. Бу масштаблы вакыйга шәһәрнең генә түгел, бөтен төбәкнең яңа мәдәни бренды булачак.
Фестивальне уздыру идеясе Чуваш Республикасының «Россиянең чигелгән картасы» проекты тәэсирендә барлыкка килгән. 40 ка якын милләт вәкиле яшәгән һәм 11 милли-мәдәни берләшмә актив эшли торган күпмилләтле Түбән Кама өчен мондый фестиваль төбәкнең мәдәни күптөрлелеген күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булачак.
Фестивальнең төп вакыйгасы — 60 метрлы сөлге булдыру, аның өстендә төрле милләт осталары бергәләп эшләячәк. Бу тере тукыманың һәр фрагменты Түбән Камада яшәүче халыкларның традицион орнаментларын күрсәтәчәк, алар дуслык һәм бердәмлекне символлаштырачак.
Патриотик өлешкә аерым игътибар бирелә — аерым мәйданчыкта барлык теләүчеләр СВО сугышчылары өчен кулъяулыклар чигәчәк, аннары алар түбәнкамалылар хезмәт итә торган хәрби частьләргә тапшырылачак.
Фестиваль кунакларын бай программа көтә: традицион һөнәрләр буенча мастер-класслар, чигелгән борынгы сөлгеләр күргәзмәсе, халык осталары конкурслары, фольклор коллективлар концерты, милли ризыкларны дегустацияләү һәм балалар өчен халык уеннары.
Бәйрәм милли костюмнарны тәкъдир итү һәм яңа туган балаларга махсус чигелгән почмаклар — буыннар бәйләнеше һәм традицияләрне дәвам итү символын тапшыру йоласы белән тәмамланачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев