Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада бер атна эчендә 47 бала туган

Шуларның тугызы — башка шәһәрнекеләр.

Соңгы атнада Түбән Каманың перинаталь үзәгендә 47 бала дөньяга килгән, шуларның тугызы — башка шәһәрнекеләр.
НДРБ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә хастаханәнең кабул итү бүлегендә 368 мөрәҗәгать кабул ителгән, ә перинаталь үзәккә 84 кеше килгән.

Хәзерге вакытта хатын-кызлар консультациясендә 1121 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә табиблар күзәтүе астында 20 сабый һәм 11 ана бар.

Шулай ук шәһәр поликлиникаларында балалар арасында ОРВИ белән авыруның 803 очрагы теркәлгән. Травмпунктка 442 пациент мөрәҗәгать иткән, стационарларда 277 бала дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев