Түбән Камада бер атна эчендә 24 бала дөньяга килгән
Хатын-кызлар консультациясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта исәптә 1126 йөкле хатын-кыз тора.
Түбән Камада соңгы атнада 24 бала дөньяга килгән, аларның бишесе — башка шәһәрнекеләр.
НДРБ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кабул итү бүлегендә 337 мөрәҗәгать кабул ителгән, ә перинаталь үзәктә — 62. Пациентлар санының артуы поликлиникаларда да күзәтелә — ОРВИ диагнозы белән медицина ярдәме сорап 226 бала мөрәҗәгать иткән.
Травмпункт 391 пациентны кабул иткән. Хәзерге вакытта 227 кеше стационар дәвалануда, ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 11 сабый һәм 9 әни дәвалануны дәвам итә.
Хатын-кызлар консультациясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта исәптә 1126 йөкле хатын-кыз тора.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев