Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада балалар сәламәтләндерү лагерьларының сезонга әзерлеген тикшерделәр

Җәй буена аларда барлыгы 9,5 меңнән артык бала ял итәчәк.

Түбән Камада балаларны савыктыру лагерьлары кабул ителде. Ведомствоара комиссия биналарны карап тоту шартларын, ашханәләрнең, керү һәм чыгу пунктларының эшен, хәбәр итү приборларының төзеклеген тикшерде.

Быел барлыгы 4 стационар лагерь, 27 мәктәп яны һәм 6 палаткалы лагерь эшләячәк. Җәй буена аларда барлыгы 9,5 меңнән артык бала ял итәчәк. «Юность», «Чайка» һәм «Кама Артегы» балаларны 1 июньдә, «Заря» 3 июньдә кабул итә.

«Күп кенә лагерьларда косметик ремонт ясалган, бөтен җирдә үлән чабылган, балалар була торган барлык пунктлар — уен заллары, территорияләр, беседкалар, йокы корпуслары, барысы да әзер, гомумән, кисәтүләр юк», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Шәяхмәтов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев