Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада балалар өчен «Ихлас» мөселман пансионаты ачылды

«Ихлас» үзәгендә балалар ислам нигезләрен үзләштерә һәм Коръән ятлый торган махсус мохит булдырылган.

Татарстан мөфтие Түбән Кама рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәгендә булды. Учреждение пансионат форматында эшли һәм 20 йокы урынына исәпләнгән. 

«Ихлас» үзәгендә балалар ислам нигезләрен үзләштерә һәм Коръән ятлый торган махсус мохит булдырылган. Ә инде мәктәп бүлмәләре кебек гадәти кабинетларда алар өй эшләрен башкара, имтиханнарга әзерләнә, профориентация чараларына йөри ала. Тормышларын дини хезмәт белән бәйләмәсәләр дә мондый белемнәр тәрбияләнүчеләргә тормышта кирәк булачак. 

Рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәге мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар өчен булдырылган. Яшь мөселманнарны рухи-әхлакый тәрбияләү белән уку елында гына түгел, каникулларда да шөгыльләнәләр. Һәр җәй саен балалар «Заря» лагереның «Туган як» профильле сменасында ял итә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев