Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада балалар экофестивале ачылды

Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән катнашучылар экология өлкәсендәге үз эшләнмәләрен күрсәттеләр һәм икенчел чимал куллану буенча мастер-класслар үткәрделәр.

Түбән Камада Бөтенроссия экофестивале старт алды. Чара 32 нче балалар бакчасында узды.

Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән катнашучылар экология өлкәсендәге үз эшләнмәләрен күрсәттеләр һәм икенчел чимал куллану буенча мастер-класслар үткәрделәр.

Шулай ук шәһәр кунаклары Түбән Каманың тагын берничә балалар бакчасында булдылар. Фестиваль Татарстанның 14 мәгариф учреждениесендә узачак һәм Казанда тәмамланачак.

«Дүрт көн дәвамында без төрле шәһәрләргә, төрле мәгариф учреждениеләренә күчәчәкбез һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашачакбыз», — дип сөйләде РФ мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре координаторы Светлана Марчук.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев