Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада бала өстенә түбәдән кар төшкән - ТР Прокуратурасы

Бу вакыйгадан соң куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылган.

Түбән Кама прокуратурасы йорт түбәсеннән кар төшүдән зыян күргән 8 яшьлек малай белән булган вакыйга факты буенча тикшерү башлады. Тиешле йөкләмәне Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов бирде.

Беренчел мәгълүматлар буенча, чәршәмбе иртәсендә Түбән Каманың Вахитов проспектында бер йорт түбәсеннән бала өстенә бозлы кар төшә. Малайны җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып китәләр.

Күзәтчелек ведомствосы хәзерге вакытта вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый, шулай ук түбәне кардан һәм боздан вакытында чистарту өчен җаваплы вазифаи затларга бәя бирәчәк.

Бу вакыйгадан соң куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатыла. Ул күзәтчелек ведомствосы аппаратында контрольгә алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев