Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдән ачылачак
Ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
14 сентябрьдән Түбән Камада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Шәһәр администрациясе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, җирле җитештерелгән продуктларны өч мәйданчыкта: Бызово базарында, «Комета» базарында һәм Кама Аланы бистәсендәге «Чулман-базар» базарында сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкәләр ассортиментына кош ите, сыер һәм дуңгыз ите, сөт продуктлары, бәрәңге, яшелчә, йомырка, шулай ук шикәр, көнбагыш мае, он һәм кондитер әйберләре керә. Барлык товарлар да арзан бәядән турыдан-туры җирле җитештерүчеләрдән тәкъдим ителә.
Ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев