Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада автоинспекторлар җәяүлеләр буенча рейд үткәрде

Хокук бозучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

Кичә Түбән Кама дәүләт автоинспекторлары «Якорь» сәүдә үзәге каршындагы җәяүлеләр кичүенә профилактик рейдка чыктылар. Хокук бозучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

«Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләрнең барысы да машина юлы аркылы чыкканда мөмкин кадәр игътибарлырак һәм сак булырга тиеш. Светофорның яшел уты янганда да, машина йөртүченең сезне күрүенә, юл бирүенә ышангач кына юл аркылы чыгарга кирәк. Ә тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга киңәш итәбез», — дип сөйләде Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча ДАИ инспекторы Ландыш Фәрхетдинова.

Еш кына җәяүлеләр, машиналарның еракта икәнен күреп, тәвәккәлли һәм кызыл утка юл аркылы йөгерә, үз мөмкинлекләрен арттырып бәяли һәм тәгәрмәчләр астына эләгә.

«Кагыйдә буларак, җәяүлеләр юлны тиешсез урында аркылы чыга, светофорны карамый, велосипедчылар юлны велосипедларыннан төшмичә чыга».

2025 елның 8 аенда Түбән Камада 33 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, аларда 34 кеше зыян күргән. 18 очракта кешеләр юлны җәяүлеләр кичүе буенча чыккан. Еш кына җәяүлеләр үзләре кагыйдәләрне боза. 8 ай эчендә 1 770 тән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта машина йөртүчеләр тарафыннан хокук бозулар азрак булган — 1 400 очрак.

Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләр ягыннан да, җәяүлеләр ягыннан да хокук бозуларны кисәтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев