Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада ачык һава астында арт-галерея барлыкка киләчәк

Яңа мураллар ясау процессын 3 этапка бүлгәннәр.

Түбән Камада ачык һава астында арт-галерея барлыкка киләчәк. Илебезнең төрле шәһәрләреннән килгән танылган рәссамнар шәһәрне яңа мураллар һәм кече архитектура формалары белән тулыландырачак.

Урам сәнгате Түбән Каманың үзенчәлеген тулысынча чагылдырсын өчен, оештыручылар шәһәр халкын урамнарның сәнгати трансформациясен планлаштыруга җәлеп итте: түбәнкамалылар булачак программага булган өметләре турында фикер алыштылар һәм бергәләп объектларның урнашу урыннарын сайладылар. 

Яңа мураллар ясау процессын 3 этапка бүлгәннәр. Беренчесе — шәһәр белән танышу. Икенчесе, рәссамнар фикеренчә иң мөһиме — халык белән аралашу. Махсус моның өчен «База» креатив индустрияләр үзәгендә паблик-арт программасын эшләтеп җибәргәннәр. Ике көн дәвамында проектны оештыручылар, кураторлар һәм рәссамнар иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору темасына шәһәр халкы белән аралаштылар. Рәссамнарның беренче эшләрен августта ук күрергә мөмкин булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев