Түбән Камада 30 сентябрьдә «Тоннель» профилактик рейды узачак
Операция юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән.
Түбән Камада 30 сентябрьдә «Тоннель» профилактик рейды узачак. Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, операция юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән. Ул шәһәр юлларында аварияләрне киметү буенча комплекслы эшнең бер өлеше булып тора.
«Транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләрне, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауга аерым игътибар бирелә», — дип билгеләп үтте инспекторлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев