Түбән Камада 13 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр гриппка каршы вакцинация графигы бастырылды
Моннан тыш, барлык теләүчеләр яшәү урыны буенча поликлиникаларда алдан язылмыйча, үз терапевтына мөрәҗәгать итеп, вакцинация уза ала.
Түбән Камада 13-17 октябрь көннәрендә гриппка каршы вакцинация графигы билгеле булды.
Дүшәмбе, 13 октябрьдә, вакцинация Б. Урманче урамындагы 24 нче йортта 9:00 дән 11:00 гә кадәр һәм Химиклар проспектындагы 72Б йортында 13:00 дән 15:00 гә кадәр узачак.
Сишәмбе, 14 октябрьдә, прививка пунктлары Бызов урамы, 9 һәм Яшьлек урамы, 8 йортларында 9:00 дән 11:00 гә кадәр, шулай ук үзәк базарда 10:30 дан 12:30 га кадәр эшләячәк.
Чәршәмбе, 15 октябрьдә, вакцинацияне Шинчылар проспекты, 25а адресы буенча ОЦМда һәм Химиклар проспекты, 16 адресы буенча 9:00 дән 11:00 гә кадәр узарга мөмкин.
Пәнҗешәмбе, 16 октябрьдә, вакцинация пунктлары Химиклар проспекты, 96-2 һәм Студентлар урамы, 49 йортында 9:00 дән 11:00 гә кадәр эшләячәк.
Җомга, 17 октябрьдә, прививкаларны Шинчылар проспекты, 44 адресы буенча «Заман» сәүдә үзәгендә, һәм Корабельная урамы, 20 адресы буенча ОЦМда сәгать 9.00 дән 11.00 гә кадәр, шулай ук үзәк базарда 10.30 дан 12.30 га кадәр ясатырга мөмкин.
Моннан тыш, барлык теләүчеләр яшәү урыны буенча поликлиникаларда алдан язылмыйча, үз терапевтына мөрәҗәгать итеп, вакцинация уза ала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев