Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада 1 гыйнвардан җәмәгать транспортында йөрү бәясе артачак

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты 2025 елның 1 гыйнварыннан Түбән Каманың җәмәгать транспортында йөрү тарифын раслады.

Салонда билет сатып алганда билет бәясе 40 сум тәшкил итәчәк. Транспорт картасы белән түләгәндә юл йөрү 30 сумга төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

«Тарифларны исәпләгәндә регулятор тарафыннан автотранспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлауга икътисади нигезләнгән чыгымнар, ягулык-майлау материалларына чыгымнар, хезмәт өчен түләү һәм предприятиеләрнең башка чыгымнары исәпкә алынган», — диелә басмада.

Чыгымнарның артуына инфляция, ягулык-майлау материалларына бәяләр арту, МРОТ арту, ТО һәм хәрәкәт составын ремонтлау кыйммәтләнүе йогынты ясады, дип аңлаттылар дәүләт комитетында.

Түбән Камадан тыш, яңа елдан билет бәяләре Чаллыда һәм Әлмәттә артачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев