Түбән Кама халкына сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр өчен 530 мең сумнан артык акча кайтарганнар
16 майдан 22 майга кадәр шәһәрдә торбаүткәргечләрдә 16 авария булган.
Түбән Кама халкына сыйфатсыз күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен 530 мең сумнан артык акча кайтарылган.
Татарстанның торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 16 майдан 22 майга кадәр шәһәрдә торбаүткәргечләрдә 16 авария булган, шул ук вакытта 13 очракта төзәтү сроклары үтәлмәгән.
Шуңа бәйле рәвештә яңадан исәпләү башкарыла һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен артык исәпләнгән түләү кире кайтарыла. Торак инспекциясендә билгеләп үтүләренчә, нормативлар буенча су бирүнең рөхсәт ителгән дәвамлылыгы аена 8 сәгать яисә берьюлы 4 сәгать тәшкил итә, ә кайнар су белән тәэмин итүнең тупик магистралендә авария булганда — рәттән 24 сәгатьтән артык түгел.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев