Түбән Кама укытучылары грантларга ия булды
11 укытучы һөнәри казанышлары өчен акчалата премияләргә ия булган.
Түбән Кама укытучылары «2025 елда Татарстан Республикасында физика, математика, информатика педагогларына ярдәм» грантына ия булдылар.
Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 11 укытучы һөнәри казанышлары өчен акчалата премияләргә ия булган.
Җиңүчеләр арасында — педагоглар Илдар Мөхәммәтҗанов, Лилия Дорофеева һәм Алсу Ногманова, аларның һәрберсе 300 мең сум алачак.
Яшь белгечләр Татьяна Дмитриева, Анастасия Стяжкина, Анастасия Яковлева һәм Марат Кудакаев 240 мең сумлык премиягә лаек булдылар. Физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре Резидә Габидуллина, Гөлназ Кунгурова һәм Светлана Матвеева 90шар мең сум алачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев