Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама укучылары алгы сызыктагы хәрбиләргә ярдәм итүләрен дәвам итәләр

Шәһәр мәктәпләре укучылары Россия хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашып, үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтүләрен дәвам итәләр.

Химиклар проспектындагы, 72б адресы буенча урнашкан пункт – яшьләрнең битараф булмавының шаһиты.

37 нче лицей укучылары хатлар, маскировка челтәрләре һәм шәхси гигиена әйберләре алып киләләр. 31 нче лицей балалары да хәрбиләр өчен запасларны тулыландыралар.

25 нче гимназиядә тәрбияләнүчеләр дә игелекле эштән читтә калмыйлар. Гуманитар ярдәм җыю пункты волонтерлары уртаклашуынча, монда нинди ярдәмгә дә шат: җылы әйберләргә, консервларга, медикаментларга –алгы сызыкта аларга ихтыяҗ аеруча зур. Кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр дә монда еш кунак.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев