Түбән Кама шәһәрендәге иң зур ишегалларының берсен августка кадәр төзекләндерәчәкләр
Территорияне заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары, яңа ут баганалары һәм кече архитектура формалары бизәячәк.
Түбән Камада шәһәрнең иң зур йортларының берсе — Шинчылар проспекты буенча 44 нче йортның ишегалдын төзекләндерү эшләре бара, анда 1,9 меңгә якын кеше яши.
«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында анда ишегалды эчендәге юллар һәм җәяүлеләр зоналары тулысынча реконструкцияләнә, парковка киңәйтелә, 67 яңа машина урыны өстәлә.
Территорияне заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары, яңа ут баганалары һәм кече архитектура формалары бизәячәк. «Әйбэт» идарәче компаниясе үткәрәчәк масштаблы яшелләндерү йомгаклау этабы булачак. План буенча барлык эшләр августта тәмамланачак, һәм халык үз ишегалдының үзгәрүен бәяли алачак.
10 июльдә 17:30 сәгатьтә Кайманов урамындагы 18 һәм 18а йортлар ишегалдын ачу тантанасы булачак. Бәйрәм программасына мастер-класслар, балалар интерактив зоналары, концерт, китап күргәзмәсе һәм җирле товар җитештерүчеләр ярминкәсе кергән. Чара ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында узачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев