Түбән Кама районының Ширәмәт авылында күперләрне ремонтлыйлар
Бу хакта Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы сөйләде.
Түбән Кама районының Ширәмәт авылында хәзер күперләрне реконструкцияләү эшләре бара.
Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Владислав Никишин сөйләгәнчә, Кәкре Елга аша салынган иске күперне тулысынча сүткәннәр, хәзер анда яңа күпер астына субайлар салалар.
Кече Елга инеше аша күпер әлегә ачык, хәзер эшчеләр урау юл төзү эшләрен төгәллиләр. Әйләнеч юл төзелгәннән соң гына хәрәкәтне туктатмас өчен күпер ремонтка ябылачак, дип аңлатты Никишин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев