Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районының 60 еллыгына һәм керәшен җәмгыятенең 35 еллыгына багышланган китап чыкты

Анда керәшен халкы, тарихы турында бик күп мәгълүмат тупланган, искиткеч матур фотолар белән бизәлгән.

Әле күптән түгел генә районыбызның һәм, гомумән, керәшен халкының асыл ул-кызларына багышланган «Кояшка таба очучы Ак каз» китабы дөнья күрде. 

Бу китап Түбән Кама районының 60 еллыгына һәм керәшен җәмгыятенең 35 еллыгына багышланган елъязма. Анда керәшен халкы, тарихы турында бик күп мәгълүмат тупланган, искиткеч матур фотолар белән бизәлгән. Шәһәр тарихыннан азмы-күпме хәбәрдар булган түбәнкамалылар калабызга Актүбә, Чәбия керәшеннәренең беренче төзүчеләрне җылы каршы алып, шәһәребезгә үз нигезләрен биргәннәре хакында белә. 

Түбән Кама Керәшен җәмгыяте идарәсе рәисе Тамара Баһавединованың китапны бастырып чыгару турындагы күптәнге хыялы тормышка ашты.

«Китапка кергән тарих югалмый, ул гомерлек, киләсе буыннарга яхшы истәлек», — ди ул.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев