Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама районыннан 70 укучы хәрби җыеннарда катнашты

Җыеннар барышында хәрби-һөнәри юнәлеш буенча чаралар уздырылды.

Түбән Кама районыннан 10 нчы сыйныфта укучы 70 егет «Патриот» үзәге базасында «Авангард» укыту-методик хәрби җыеннарында катнашты.

Смена биш көн, 15-19 сентябрьдә узды. Егетләр каравыл һәм эчке хезмәт нигезләрен өйрәнделәр, строй, ут, тактик, физик һәм хәрби-медицина әзерлеге элементларын үттеләр, нормативлар тапшырдылар һәм хәрби хезмәт турында башка мөһим белемнәр алдылар. Җыеннар барышында хәрби-һөнәри юнәлеш буенча чаралар уздырылды.

Дәресләрне хәрбиләр һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары булган укытучылар үткәрде.

Җыеннар нәтиҗәләре буенча егетләр хәрби хезмәт нигезләре курсын узу турында сертификат алды.

Фото: Түбән Кама яшьләр идарәсе матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев